13 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда «Алтын мөнбәр» кинофестивале вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивален әзерләү һәм үткәрү вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Казан Башкарма комитетының карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
Пенсионер хатын-кыз, тавыш бирү өчен урнаштырылган сылтамага кереп, акчасыннан мәхрүм калган
Лениногорскида бер пенсионер хатын-кыз, мессенджерда тавыш бирү өчен сылтамага кергәч, 350 мең сумнан артыграк акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр кертергә телиләр
Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр билгеләргә тәкъдим итәләр. Тармакны үстерү перспективалары турында Мәскәүдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Президенты ярдәмчесе Руслан Эдельгериев сөйләште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанның Электрон мактау тактасында 3,6 меңнән артык педагогның исеме теркәлгән
«ТРның Электрон мактау тактасы» платформасында 3,6 меңнән артык педагогик хезмәткәрнең исеме теркәлгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан ничек сакларга?
Яшең җитсә җитмешкә... Кырыгалдарларга хезмәт итеп ятмассың дип беркем ышандыра алмый. Күршегездә яшәүче пенсионерларга, олы яшьтәге якыннарыгызга игътибарлы булмасагыз, аларны алдау гына түгел, курьер итеп кулланырга да мөмкиннәр.
-
МӨҺИМ
Яңа уку елына әзерлек: Чаллыда республика август киңәшмәсе узды
Мәктәп кыңгыравы чыңларга нибары ике атна чамасы вакыт калды. Яңа уку елына әти-әниләр дә, укытучылар да әзерләнә. Быел Татарстанда биш яңа мәктәп ачылачак. Укучыларга тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Ә укытучыларны кәгазь тутыру эшеннән азат итмәкчеләр. Яңа уку елына бәйле үзгәрешләр турында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Чаллыда узган республика август киңәшмәсендә сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Казан белән Бали арасында туры авиарейслар йөри башларга мөмкин
Индонезия Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Казаннан Балига туры рейслар җибәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» басмасына илнең Мәскәүдәге илчелегендә хәбәр иткәннәр, дип яза «Татар-информ». Киләчәктә маршрут Ломбок һәм Комодо утрауларын, шулай ук Джакартаны да колачларга мөмкин.
-
Яңалыклар
Татарстанда мошенниклар ике пенсионерны үзләренә хезмәт итәргә мәҗбүриләгән
Эчке эшләр органнары сим-боксларны әйләнештән алу буенча берничә җинаять эше ачыклаган. Мошенниклар әлеге җайланма ярдәмендә берьюлы күпсанлы сим-карталар белән идарә итә һәм йөзләгән кешене алдый.
-
Яңалыклар
Җырчы Марат Яруллин Казанның матурлык клиникасын судка биргән
Башкортстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин Казанның косметология клиникасын судка биргән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына яңа баш федераль инспекторны тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә республика буенча яңа баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшинны тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Мошенниклардан саклануның гади ысулларын атадылар
Бу киңәшләрне матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков санап китте.
-
Яңалыклар
Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар
Яңа уку елыннан Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Бүген, сафәр аеның 30 нчы көнендә (13 августта), Татарстан Диния нәзарәтендә Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
-
Яңалыклар
Көн саен мошенниклар тозагына эләккән 40 якын кеше Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков хәбәр итте. Шулай да уңай нәтиҗә сизелерлек арткан.
-
Яңалыклар
Татарстанда ел башыннан җинаять схемаларында курьер буларак катнашкан 106 кеше тоткарланган
Республика Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе курьер функцияләрен башкарган 10 кешедән торган төркемгә карата җинаять эшләре кузгаткан.